«Атлант» яшьләр үзәгендә ветераннар үзләренең иҗади эшләрен күрсәттеләр

2024 елның 5 марты, сишәмбе

«Татарстан Республикасы халыкларының милли мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклаучы ветераннар» республика конкурсы кысаларында район ветераннары үзләренең кызыклы эшләре белән кабат сөендерде.

 

«Атлант» яшьләр үзәгендә 50дән артык катнашучыдан 250дән артык эш тәкъдим ителде. Район ветераннар советы рәисе Гүзәл Латыйпова билгеләп үткәнчә, һәр номинация буенча конкурсның республика этабына кул эшләнмәләре сайлап алынды. Сүз уңаеннан, узган ел ветеранның бер кул эшләнмәсе республика буенча өченче урынны алды. Барлык эшләр дә бик кызыклы, башкару осталыгы дәрәҗәсе, милли колорит булуы белән сокландыра.

 

Исегезгә төшерәбез, районда республика конкурсы район ветераннар (пенсионерлар) советы җитәкчелегендә уза һәм яшьләрдә элеккеге буыннарның тормышы һәм эшчәнлеге белән кызыксыну уятырга, Татарстан халыкларының мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген саклауга юнәлдерелгән. Аерым эшләрне өстен күрү һәрвакыт авыр. Аларның һәрберсе үзенчәлекле, дип билгеләп үтте күргәзмәгә килгән район җитәкчелеге вәкилләре район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International