Ташкичү авыл китапханәсе «Тимердән көчлерәк» акциясенә кушылды, махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу оештырылды.
Чараның башында алып баручылар махсус хәрби операция турында, хәзерге вакытта анда булган якташларыбыз һәм үз бурычын үтәгәндә һәлак булганнар турында сөйләделәр. Аннары чакырылган кунак Хөсәенов Нәфис Нәҗип улына сүз бирелде.
Ул үз хезмәте турында сөйләде, катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Чара ахырында махсус хәрби операциядә катнашучыга сәламәтлек һәм исән-сау әйләнеп кайтуын теләделәр.