Үзәк китапханәдә «Язның саф җилләре» дип исемләнгән чара узды

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

8 Март бәйрәме алдыннан Үзәк китапханәдә «ТР инвалидлар җәмгыяте»  әгъзалары өчен китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Язның саф җилләре» дип исемләнгән чара узды.

 

Чара барышында хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова катнашучыларны 8 март бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштырды.

 

Аннары кунаклар күңелле конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар.

 

Чара һәркемгә язгы кәеф, искиткеч эмоцияләр һәм онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International