Ютазы үзәк китапханәсендә китапханә хезмәткәрләре семинары узды

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

6 мартта Үзәк китапханәдә китапханә хезмәткәрләренең уку семинары узды.

Чара берничә блоктан торды. Семинарда катнашучыларны Ютазы үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Елена Коваль сәламләде. Ул семинарның мөһимлеген ассызыклады һәм катнашучыларны 8 Март бәйрәме белән котлады. Аннары әйдәп баручы методист Гөлүзә Хикмәтова 2023 елда гомуми кулланышта булган китапханәләрнең эш нәтиҗәләре, шулай ук 2024 елга учреждениеләр алдында торган бурычлар турында сөйләде.

«Өлкән яшьтәге укучылар төркеме белән эшләү тәҗрибәсе» доклады белән тимер юл китапханәсе мөдире Илина Кәримова чыгыш ясады, ул 2023 елда халыкның яшь төркеме белән эшләү тәҗрибәсен ачык анализлады, презентация тәкъдим итте. Доклад белән библиограф Айгөл Рәхимова «Гаилә елына багышланган библиография буенча методик киңәшләр» темасына чыгыш ясады.

Методик-библиография бүлеге хезмәткәрләре планнар, эш хисаплары төзегәндә, чаралар үткәргәндә кайбер җитешсезлекләрне билгеләп үттеләр, шулай ук авыл китапханәләре эшендә уңай моментларны да билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International