Урыссу 2нче санлы мәктәбенең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән бергә тематик акция үткәрделәр.
Акция мәктәп янындагы юлның җанлы участогында узды.
Активистлар машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр белән сөйләшү үткәрделәр, акциянең максаты турында сөйләделәр һәм яхшы юллар теләделәр.