Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Электросоединитель» җәмгыятенең барлык гүзәл затларына чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.
Иртәдән үк, эш көне башланганчы, хатын-кызларны предприятие профсоюзы вәкилләре чәчәкләр, бүләкләр һәм яхшы теләкләр белән каршы алды.
Моннан тыш, «Альянс» вокаль ансамбленең җирле артистлары «Электросоединитель»нең барлык хатын-кызларына үз башкаруында искиткеч җырлар бүләк иттеләр.