8 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район администрациясендә иртә белән музыка тавышлары яңгырап торды.
Район администрациясе ир-егетләре хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итте. Мондый чара Ютазы районында күптәннән традициягә әверелде.
Ә яшь армиячеләр район администрациясе бинасы алдында хатын-кызларга изге теләкләр белән котлау открыткалары тапшырдылар.