Хөрмәтле хатын-кызлар!!! Сезне чын күңелдән язның матур бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

2024 елның 8 марты, җомга

Тормышның шатлыгы, дөньяның матурлыгы һәм назы яз кояшы кебек сездә чагылыш таба. Тормышыбызда булган иң мөһим нәрсәләр сезнең белән бәйле, ул – мәхәббәт, гаилә һәм балаларыбыз.

Хәзерге вакытта хатын-кызлар ир-атлар белән беррәттән эшлиләр, тормышның барлык өлкәләрендә катнашалар, карьерада, спортта, иҗатта, сәнгатьтә һәм башка эшчәнлек төрләрендә югары үрләргә ирешәләр. Ләкин шул ук вакытта сез йорт учагын саклаучы, сөекле тормыш иптәшләре һәм кайгыртучан әниләр булуыгызны дәвам итәсез. Сезнең җилкәләрегездә бик күп эш һәм көндәлек борчылулар бар, ләкин сез һәрвакыт чибәр, мөлаем һәм сөйкемле булып каласыз. Сезнең назлы йөзләрегез дөньяны яхшырак һәм яктырак итә!

Бу көнне махсус хәрби операциядә булган якташларыбызның әниләренә, тормыш иптәшләренә, кызларына аерым рәхмәт һәм котлау сүзләре җиткерәм. Сезнең улларыгыз, ирләрегез һәм әтиләрегез хәрби бурычларын Ватаныбыз хакына намус белән үтиләр. Алар сезнең өчен генә түгел, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз, безнең барыбыз өчен дә, республикабыз һәм районыбызның барлык халкы өчен дә геройлар! Аларның җиңү белән әйләнеп кайтуларын көтәбез!

Безнең кадерле хатын-кызларыбыз, матур булып кала белүегез, күңел сизгерлегегез, зирәк һәм сабыр булуыгыз, кайгыртучан, ышанычлы тыл һәм эчкерсез ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә! Бәхет һәм гаилә иминлеге, язгы кәеф, кояшлы көннәр, сәламәтлек телим!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International