Ютазы районының «Шмель» картингчылар командасы кышкы картинг буенча ярышларда «Шипы» классында беренче урынны яулады.
2024 елның 10 мартында Азнакай шәһәрендә картинг буенча ярышлар узды. Республиканың төрле районнарыннан йөздән артык спортчы катнашты.
Шәхси ярышларда безнең егетләр призлы урыннар яулады. «Мини» классында икенче урын – Рүзәл Гәрәев, «Ротакс макс юниор» классында икенче урын – Рамазан Шамилов, «Милли юниор» классында икенче урын –Аяз Мөхәммәдиев, «Ирекле» классында беренче урын – Фаат Шамилов. Тренер Марат Хафизов өченче урынны алды.
Ютазы районының «Шмель» картингчылар командасы әлеге ярышларда «Шипы» классында беренче урынны яулады.