Ютазы чаңгычысы Искәндәр Латыйпов алтын медаль яулады

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

Ютазы районы чаңгычылары уңышларга ирешүләрен дәвам итәләр.

 

Чаллы шәһәрендә чаңгы ярышлары узды. Ютазы чаңгычылар командасы СССРның атказанган спорт мастеры И.С. Утробин призына чаңгы узышлары буенча ТР Беренчелегендә катнашты.

 

Республиканың 600 яшь чаңгычысы әлеге традицион һәм дәрәҗәле ярышларда көч сынашты.

 

2010-2011 елларда ирекле стиль белән 3 км дистанциядә Искәндәр Латыйпов алтын медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International