Урыссуда Халыкара хатын-кызлар көнендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автоледиларны бәйрәм белән котладылар.
Ютазы районы Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе юл-патруль хезмәте инспекторы Гомәр Гайнетдинов хатын-кыз йөртүчеләрне туктатып, аларны бәйрәм белән котлады. Инспектор хатын-кызларга чәчәкләр тапшырды һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге турында искәртте.
Бәйрәм көннәрендә Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында традицион рәвештә юл хәрәкәте иминлеге буенча бәйрәм чаралары уза. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр һәм яшь хәрәкәт инспекторлары хатын-кызлар өчен бүләкләр әзерләде.