Ютазы районының «Активистлар лигасы» «Матурлык километры» акциясенә кушылды

2024 елның 12 марты, сишәмбе

ТР Ютазы муниципаль районының «Активистлар лигасы» волонтерлары «Матурлык километры» дигән котлау акциясендә катнаштылар.

 

 

 

Балалар Урыссу бистәсенең гүзәл затларын якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән котладылар, котлау открыткалары тапшырдылар.

 

- Безнең акция – гүзәл хатын-кызларыбызга карата мәхәббәт белдерү, аларны сөендерү, изге теләкләребезне җиткерү. Без барлык хатын-кызларга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, кояшлы якты көннәр телибез! – дип сөйләделәр «Активистлар лигасы» волонтерлары.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International