Бу хакта алар 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан зур бәйрәм концерты вакытында белде.
Мәдәният йорты җырчыларының һәм иҗат коллективларының иң күркәм чыгышлары, кешелекнең гүзәл яртысы вәкилләре хөрмәтенә сәхнәдән яңгыраган изге теләкләр, ихлас елмаюлар аларның күңелендә онытылмас эз калдырды. Илдәге бүгенге вакыйгалар яктылыгында дулкынлану, борчылу өчен сәбәпләр җитәрлек. Шуңа күрә Ватан чакыруы буенча махсус хәрби операциягә киткән ир-егетләрнең тормыш юлдашларына һәм әниләренә район җитәкчелеге тарафыннан аерым игътибар бирелде. Концерт алдыннан әлеге хөрмәтле хатын-кызлар чәй табыны артына чакырылды. Аралашу барышында район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин аларның сорау-үтенечләрен тыңлады, кыскача райондагы хәлләргә һәм район җитәкчелеге, волонтерлар тарафыннан махсус хәрби операциядә хезмәт итүче яисә кыска вакытлы ялга кайткан якташларыбызның хәл ителү таләп ителгән сорауларына тукталды. Чәй табынына чакырылган хатын-кызларга чәчәкләр бүләк иткән яшь армиячеләр дә бу көнне бәйрәм кәефе өстәде.
Концерт башланыр алдыннан бүләкләү тантанасы узды. Район башлыгы әниләргә улларын батыр, тәртипле, җаваплы Ватан сакчылары итеп тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды. Моннан тыш, Рәсәйдә 2024 елның Гаилә елы дип игълан ителү уңаеннан, быел өченче һәм дүртенче балалары туган гаиләләр рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ә бәйрәм концерты, чыннан да, һәр хатын-кызның — яшьме ул, әллә өлкәнме — иң яшерен күңел кылларын тибрәтте. Һичнинди арттырусыз шуны әйтергә була, безнең артистлар моны булдыра, алар үзләренең җыр-моңнары белән һәркемнең йөрәгенә үтеп керә белә. Котлау өчен сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы да Ютазы районы хатын-кызларына карата ягымлы сүзләрен һәм изге теләкләрен кызганмады. Залда утырган һәр хатын-кыз, һичшиксез, үзен иң сөйкемле, гүзәл зат итеп хис иткәндер. Һәм моны инде беркем дә кире кага алмаячак.