Самбистка Софья Игонина Россия беренчелегендә Идел буе федераль округы җыелма командасы өчен чыгыш ясый алачак

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Самбистка Софья Игонина Россия беренчелегендә Идел буе федераль округы җыелма командасы өчен чыгыш ясый алачак.

 

Самбо буенча II Бөтенроссия турнирында Россиянең 28 төбәгеннән 600дән артык спортсмен катнашты.

 

Иң көчлеләр белән көрәштә Игонина Софья лаеклы чыгыш ясый һәм алтын медаль яулый. Бу аңа Кемерово шәһәрендә Россия беренчелегендә Идел буе федераль округы җыелма командасы өчен чыгыш ясау хокукын тәэмин итәчәк. Шул рәвешле, ул спорт мастерына кандидат нормативын үтәгән.

 

Гайнетдинов Хәйдәр дә лаеклы көрәш күрсәтте, биш очрашуның өчесендә җиңү яулап, 5 нче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International