«Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» республика конкурсында катнашканнары өчен Ютазы муниципаль районы Башлыгының рәхмәте белдерелде: «Хатын-кыз – ана» номинациясендә зона туры җиңүчесе Ирина Садыйковага, «Хатын-кыз – ел үрнәге» номинациясендә зона туры җиңүчесе Илмира Сираевага, «Хатын-кыз – лидер» номинациясендә зона туры җиңүчесе Анастасия Фалькога.
Соңыннан «Идарәче компания» җәмгыяте җитәкчесе Гөлфия Абдуллина 2023 елда башкарылган эшләр һәм 2024 елга планнар турында хисап белән чыгыш ясады.
Киңәшмә кысаларында Башкарма комитетның структур бүлекчәләре һәм тормышны тәэмин итү предприятиеләре җитәкчеләре агымдагы эш турында хәбәр иттеләр, ахырда алдагы атнага планнар билгеләнде:
- сайлауларга әзерлек;
- карны чыгару, кышкы юлларны карап тоту;
- авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау;
- халыкка мошенниклык турында мәгълүмат бирү буенча эш;
- су басуга каршы чараларга әзерлек.