Ютазы муниципаль районында сәнәгать предприятиеләре балансында булган транспорт чараларын техник тикшерү дәвам итә. Тикшерү вакытында аерым игътибар кешеләрнең тормыш һәм сәламәтлек иминлеген, мөлкәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә, шулай ук машиналарның теркәү мәгълүматларына туры килүенә, машиналарны теркәү кагыйдәләрен үтәүгә һәм үзйөрешле машиналарны үткәрү таләпләренә бирелә. 2024 елның 14 мартында техник тикшерүгә үзенең транспорт чараларын «Урыссу химия заводы» җәмгыяте тәкъдим итте. Барлыгы 11 берәмлек техника: автопогрузчиклар, тракторлар һәм прицеплар бер рәткә тезелгән. Техник карау барышында 8 берәмлек техник тикшерүне уңышлы узган һәм техник карау узу турындагы таныклык алачак. 3 берәмлеккә техник карау актлары төзелгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен, куркынычсызлык техникасын һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча механизаторлар белән профилактик әңгәмә үткәрелде, шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре сайты аша дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтүгә гариза бирү мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.