Алкогольгә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, үз-үзеңне хөрмәт итү, сәламәт яшәү рәвеше кешене ирекле һәм бәйсез итә дигән ышаныч тәрбияләү максатыннан, 9 нчы сыйныф укучылары өчен мәгълүмати әңгәмә узды.
Әңгәмәне «Атлант» директоры Анастасия Фалько һәм «Форпост» үзәге директоры Марина Бурыкина үткәрде.
Кунаклар алкогольнең сәламәтлек өчен зарарлы матдә булуы турында сөйләделәр.
Алкоголизм спиртлы эчемлекләрне системалы куллану аркасында барлыкка килгән, психик һәм физик тайпылышларга китерә торган авыру.
Күпчелек яшьләр фикеренчә, аз алкогольле эчемлекләр– тулысынча куркынычсыз һәм кыйммәт булмаган ял итү ысулы гына. Алар өчен ул аракы түгел, ә бары тик "лимонад" һәм ул кәефне күтәрү өчен генә кирәк.
Яшьләребезнең аз алкогольле эчемлекләргә мөнәсәбәтләре бик куркыныч!! Әлеге төр эчемлекләр белән мавыгу шулай ук алкоголизмга китерә.