Ютазы районында мәктәп хорлары арасында конкурс узды

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Урыссу гимназиясе базасында «Минем Ватаным – Россия» патриотик җыр фестиваль-конкурсы узды.

 

Конкурста барлыгы 11 хор коллективы катнашты. Барлык катнашучылар да лаеклы чыгыш ясады, тамашачылар аларны көчле алкышлар белән хуплады.

 

Әлеге район конкурсы укучылар арасында яңа талантлар ачыклауга, яшь буынны патриотик тематикадагы югары сәнгать әсәрләрен башкаруга һәм Ватаныбызның героик тарихы мисалларында әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International