Кәрәкәшле мәктәбе укучылары авыл китапханәсендәге журналлар белән таныштылар

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

13 мартта Кәрәкәшле авыл китапханәсендә урта мәктәп яшендәге кулланучылар өчен «Журналлар илендә» күргәзмәсе үткәрелде.

 

Укучыларны газета һәм журналлар белән таныштырдылар. Китапханәче вакытлы матбугат белән ничек дөрес кулланырга кирәклеге турында киңәшләр бирде.

 

Балалар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. «Кузя и друзья», «Тошка и компания», «Ежик» һәм башка журналлар белән таныштылар, әлеге журнал битләрендә укучыларны мавыктыргыч маҗаралар, дуслык турында хикәяләр, яңа ачышлар, шулай ук лабиринтлар, кроссвордлар һәм башка кызыклы биремнәр көтә.

 

Шулай ук балалар китапханәдә күпме кызыклы һәм файдалы басмалар барлыгын күрделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International