Бәйрәкә укучылары Май чабу (Масленица) традицияләре буенча чана шудылар

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Бәйрәкә мәктәбе укучылары төрле халыкларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр.

Шуларның берсе – тау шуу. Бу балаларның да, өлкәннәрнең дә яраткан шөгыле. Май чабу (Масленица) вакытында таудан шуу һәрвакытта да киң таралган йола булган.

Элек-электән балалар зур һәм кечкенә чаналарда, кыска бүрәнәләрдә, тартма өстенә утырып, боз кисәкләрендә шуганнар. Шунысы кызык, балалар атна буе таудан шуганнар, ә өлкәннәр – чәршәмбедән генә. Яңа өйләнешкән парлар, гадәт буенча, бер тапкыр гына шуа торган булганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International