12 мартта район мәдәният йортында «Экспромт» рус халык уен кораллары ансамбле концерты булды.
Урыссу балалар сәнгать мәктәбе укытучылары ансамбле тамашачыларны шатландырып һәм гаҗәпләндереп, искиткеч инструменталь композицияләр тәкъдим итте.
Залда тугрылыклы тамашачылар һәм инструменталь музыка сөючеләр җыелды. Программада халык көйләре һәм җырлары яңгырады.
Мәдәният йорты артистлары Николай Гребенюк, Алина Данчул, Зиряк Миңнуллин, Илнур Мәхмүтов, Энҗе Ильясова һәм Эдуарда Магдиева искиткеч концертта катнаштылар. Алар халык уен кораллары ансамбленә музыкаль номерлары белән ярдәм иттеләр һәм тамашачыларны үз чыгышлары белән сөендерделәр.
Концертны алып баручы – Эльвира Камалиева («Маски» театр студиясе җитәкчесе)
Тамашачылар концерт программасыннан бик күп уңай тәэсирләр алдылар!