Терроризмны, экстремизмны һәм милләтара низагларны профилактикалау кысаларында Урыссу мәктәбенең 7 сыйныф укучылары өчен Үзәк китапханәдә дәрес узды.
Китапханәче террорчылыкның нәрсә икәнен, аның төрләре һәм максатлары турында сөйләде, соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык гамәлләрен искә төшерделәр.
Укучылар игътибарына экстремизм, терроризм һәм радикализм күренешләре, шулай ук террорчылык акты очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында видеороликлар тәкъдим ителде.
Чара ахырында балалар «Теләкләр агачы» күнегүен үтәделәр, алдан әзерләнгән яфракларга үз теләкләрен һәм киңәшләрен яздылар, аннары агачка беркеттеләр.