Район халкының активлыгына гаҗәпләнергә бер дә кирәкми. Безнең халык барлык мөһим эшләрне иртән үк эшләргә күнеккән.
2819 нчы санлы участок сайлау комиссиясе рәисе Нина Якимова. Сайлау барышын җәмәгать күзәтүчеләре, хокук саклау органнары вәкиле күзәтә, тавыш бирүчеләргә волонтерлар «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» акциясендә катнашу өчен беләзекләр тараттылар.