Әбсәләм авылыннан 90 яшьлек Фәвиз Имаев беренчеләрдән булып тавыш бирде

2024 елның 15 марты, җомга

Ютазы районы Әбсәләм авылында яшәүче 90 яшьлек Фәвиз Имаев беренчеләрдән булып тавыш бирде.

 

Фәвиз Инсаф улы – атказанган нефтьче. Ул сынаулар һәм төрле вакыйгалар белән тулы 90 ел гомер кичергән.

Хезмәт сөючән Фәвиз Имаев Туймазы районы Югары Сардык авылында туган. Имаевлар нәселе борынгыдан ук көрәш буенча чемпионнары белән дан тоткан. 19 яшькә кадәр егет Югары Сардыкта яши һәм эшли. Ул бик тырыш була, бернинди эштән дә баш тартмый. Комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, үзе комбайнчы була. Аннары аны армиягә чакыралар.

 

Фәвиз Инсаф улы бүгенге көнгә кадәр авыл халкы файдасына хезмәт итүен дәвам итә. Авылда оештырылган бер өмәне дә калдырмый, һәрвакыт алдынгылар рәтендә, шулай ук сайлауларга да беренче булып килә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International