Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары

2024 елның 17 марты, якшәмбе

Сезне һөнәри бәйрәмегез – халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

 

Торак-коммуналь өлкә икътисадның иң катлаулы тармакларының берсе. Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышы сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, белемнәрегез һәм тәҗрибәгез ярдәмендә булдырыла.

Үз хезмәтегез белән сез йортларда, предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә җылылык һәм уңайлылык тудырасыз, Ютазы районын төзекләндерәсез.

Бу бәйрәм көнендә районыбызның торак-коммуналь хуҗалык һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү өлкәсендәге барлык хезмәткәрләргә авыр һәм бик мөһим хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

 

Район башлыгы А.Ә. Шәфигуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International