Исегезгә төшерәбез, 15 мартта илдә дәүләт башлыгын сайлаулар башланды.
Тавыш бирү беренче тапкыр өч көнлек форматта уза һәм 17 мартта тәмамлана.
Балалары, туганнары һәм якыннары белән яхшы кәеф белән ютазылылар сайлау участокларына илнең киләчәге һәм тотрыклы үсеше өчен тавыш бирергә киләләр.
Урыссудан Глуховлар гаиләсе сайлау участогына тулы состав белән килде.
- Шәхси мисалда Ватаныбызның киләчәгенә җаваплы мөнәсәбәт күрсәтүне мөһим дип саныйм, – диде гаилә башлыгы Дмитрий Глухов.
Иске Каразиректән күп балалы Нафиковлар гаиләсе дә бергә тавыш бирергә килгән.
Барлык тавыш бирүче гаиләләр «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» республика фотоконкурсында катнаша.