Бөек Ватан сугышында катнашучы Миңнебай Миңнекәев сайлауларда катнашты.
Дәүләт башлыгы кандидаты өчен тавыш бирүнең конституцион хокукыннан ул өйдә файдаланды. УСК әгъзалары Ветеранга өйгә сайлау тартмасын алып килделәр. Бу аңлашыла да, чөнки быел ветераныбыз үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә.
Миңнекәев Миңнебай безнең Россия дәүләтенең күп кенә идарәчеләре чорында яшәгән, эшләгән шәхес һәм дөрес сайлау ясау мөһимлеген бик яхшы белә.