Район башлыгы сайлау участогына гаиләсе белән килде

2024 елның 17 марты, якшәмбе

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин Балалар иҗат үзәгендә урнашкан 2821 нче санлы сайлау участогында тавыш бирде.

Ул Россия Президентына кандидат өчен үз тавышын биреп, бюллетеньне сайлау тартмасына салды һәм «Бөтен гаилә белән сайлауларга» дип язылган кәгазь лотерея беләзеге алды. Сайлау участогының керү өлешендә район башлыгы һәм аның гаиләсе сурәтләнгән фото урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International