Надежда Осипова күптән түгел генә тормыш иптәшен җирләгән, шуңа күрә сәламәтлеге буенча сайлау участогына килә алмаган.
Үзенең конституцион хокукыннан файдалана алсын өчен, участок сайлау комиссиясе әгъзалары Надежда Исаевнаның өендә булдылар. Мобилизация буенча хезмәт иткән ир-егетнең әнисенә район Башлыгы Рәхмәт хаты һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Ул шулай ук Вячеславның хатыны Лилия Осиповага чәчәкләр бүләк итте.
- Район җитәкчелеге гаиләгезгә барлыкка килгән проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер, — дип ассызыклады Аяз Шәфигуллин, — шуңа күрә теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә аласыз.
Хәрби хезмәттә булган барлык ир-егетләребезгә исән-сау һәм зыян күрмичә өйләренә әйләнеп кайтырга язсын.