Татарстан Республикасы студентларының 1 млн сум алу мөмкинлеге бар. 2024 елда инновацияләргә ярдәм фонды «Студентлар стартапы» конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә

2024 елның 19 марты, сишәмбе

Грантка гариза әзерләү мәсьәләләре буенча консультацияне «Минем бизнес» үзәгендә алырга мөмкин. Технологик проектларын үстерүгә 1 млн сумлык грантларны 2 мең студент алачак.

Грант җәлеп ителгән белгечләрнең хезмәт хакын түләргә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук чыгымнарны каплаячак:

 - юридик затны теркәү;

 - җиһазлар, материаллар, комплектлау материаллары сатып алу;

- интеллектуаль милеккә хокукларны теркәү.

Проектлар түбәндәге юнәлешләрнең берсенә туры килергә тиеш:

- санлы технологияләр;

- медицина һәм сәламәтлекне саклау технологияләре;

- химик технологияләр һәм яңа материаллар;

- яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре;

- биотехнологияләр;

- ресурсларны саклаучы энергетика;

- иҗади индустрия;

Конкурс операторы – Инновацияләргә ярдәм фонды (https://t.me/fasietalks)

Гаризалар кабул итү 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк

Тулырак мәгълүмат монда сылтама буенча (https://fasie.ru/studstartup/)

Гаризалар әзерләү мәсьәләсе буенча консультацияләр РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән беренче вице-премьер Андрей Белоусов курируе белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Бизнес өчен башка мөмкинлекләр турында «минем бизнес» үзәгендә +7 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International