Метеорология күренешенең интенсивлыгы турында кисәтү 2024 елның 19 мартында 22 сәгатьтән 20 мартында 10 сәгатькә кадәр. 2024 елның 20 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән томан көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне хәбәр итә:
Томан булганда:
Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томанда, машинада барганда, машиналарны узып китүдән, алардан алгарак чыгудан, артык хәрәкәтләр ясаудан баш тартырга кирәк.
Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәте алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән барлыкка килә. Шуны истә тотарга кирәк: томанда ераклыкны дөрес күреп булмый, шуңа күрә гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә киңәш ителә.
Тормозга кискен басарга ярамый: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләргә кисәтү сигналы бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йортүчеләр ныграк арый, игътибарны арттырырга кирәк. Мөмкин кадәр ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Йөгерүче транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска, чөнки машинаның тормоз юлы шомартылган юл белән каплануы аркасында автомобиль шактый арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Күрү сәләте югары булу жилетыннан файдалану яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетү. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исегездә тотыгыз һәм үтәгез:
Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, беркайчан да яткан урында тартмагыз!
· балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;
Төзек булмаган электр үткәргечтән беркайчан да файдаланмагыз, электр челтәренә артык авырлык китермәгез, электр җылыткычларын кулланганда саклык белән эш итегез;
Электр һәм газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз.