Үз артыннан җуелмас эз калдырды

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Ютазы халкы район һәм аның кешеләре турындагы биш китап авторы, гадәти булмаган шәхес, актив тормыш рәвеше алып барган Тәнзилә Йосыпова белән хушлашты.

Узган ел ахырында гәзитебездә әлеге соклангыч хатын-кыз турында мәкалә чыккан иде. Ул вакытта 84 яшьлек Тәнзилә Габдулла кызының бар уе үзенең бишенче китабы өстендә эшләү белән бәйле иде. Ветеран аны тәмамларга теләде. Һәм җитеште... Әгәр аның тормыш юлына кыскача тукталсак, шул аңлашыла: хөрмәтле шәхеснең бар гомере яшәеш белән тыгыз бәйләнгән. Иске Урыссуда җидееллык мәктәпне тәмамлач, урта белемне Урыссуның 1нче мәктәбендә ала (бүгенге көндә 2нче мәктәп). Мәктәп елларыннан ук кулына каләм ала, мәкаләләр яза. Мәктәп редакциясендә стена гәзитләре чыгару өстендә бар көчен биреп эшли, ә мәктәпне тәмамлаганнан соң, эшче-хәбәрче сыйфатында, район редакциясенә үзенең басмаларын китерә. Колхоз тормышы, авылдагы комсомол оешмасының эшчәнлеге турында яза ул.

Өлгергәнлек аттестаты алгач, Тәнзилә Йосыпова биш ел дәвамында Карл Маркс исемендәге колхозда эшли. Соңыннан Казан ветеринария институтының көндезге бүлегенә укырга керә. Дипломлы белгеч ветеринария табибы, баш зоотехник булып хезмәт куя, җирле партия оешмасы секретаре, партиянең район комитеты бюросы әгъзасы булып тора. Ул югары оештыру сәләтенә ия, үзе артыннан башкаларны да ияртә белә, республика басмаларына очерклар һәм шигырьләр яза, «Ютазы таңы» гәзите белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Ә еллар узу белән, якташларына истәлек буларак, хатирәләрен барлап, китаплар чыгара. 

Тәнзилә Йосыпова өч бала анасы, җиде онык һәм ике оныкчыкның әбисе, күпләр өчен маяк булып торды. Иҗтимагый оешма вәкилләре билгеләп үткәнчә, ул һәрвакыт район активистларының һәртөрле башлангычларын хуплап каршылаган.

— Ул беркайчан да хатын-кызлар хәрәкәтеннән читтә калмады, — ди район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова. — Безнең барлык планнарыбыз, эшләребез белән таныш иде, уңышларыбызга чын күңелдән шатланды, һәрвакыт киңәшләре белән ярдәм итте, кайвакыт тәнкыйтьли дә иде, һәрчак дөресен генә сөйли иде. Гаделлек, хаклык аның аның яшәү рәвеше булды. СССРны, Рәсәйне, үзенең туган төбәген чиксез яратты. Тәнзилә апа — үз заманының каһарманы. Ул чын дус, ышанычлы иптәш, укытучы, киңәшче, ярдәмче, кирәк чакта шаярта да белүче, белемле, безнең яраткан кешебез иде. Андыйлар турында: «Аның белән разведкага барырга була» диләр. Шул ук вакытта аның белән бергә җырларга һәм рәхәтләнеп биергә дә мөмкин иде! Тәнзилә апа — талантлы язучы. Аның китапларында берничә буын каһарманнары, үз Ватанын яратучылар сурәтләнгән һәм тарих битләренә кереп калган. Хезмәтләре замандашлары һәм киләчәк буыннар өчен чын мирас булып тора. Һичшиксез, аның соңгы эше дә басылып чыгачак. Бу китапта түбәндәге сорауларга җавап яңгырарга тиеш: «Кем соң ул Тәнзилә Габдулла кызы? Комсомол, коммунист, авыл хуҗалыгы белгече, авыл яшьләренең әйдәп баручысы, партком секретаре, киңәш сорап мөрәҗәгать иткән картына да, яшенә дә төпле киңәш бирүче, хатын-кыз — ана, тугры хатын, барысына да ярдәм кулы сузучы авылдаш, гаделлек өчен барысын да эшләргә әзер шәхес? Аның китап каһарманнары кемнәр, нинди гаиләләрдә һәм коллективларда тәрбияләнгән, нинди гореф-гадәтләрне саклап яшәгән? Кеше, үз заманының каһарманына әверелгәч, тирә-юньдәгеләр һәм җәмгыять өчен әнә шулай үрнәк булып каламы?» 

Тәнзилә Йосыпова — үз халкына һәм Ватанына фидакарь хезмәт итү үрнәге. Тәнзилә Габдулла кызы — Аллаһы Тәгаләнең яраткан кызы, чөнки аның фани дөньядагы юлы изге Рамазан аенда тәмамланды.

Роза ӘХМӘДИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International