Урыссу педагоглары Бөтенроссия конкурсында катнаштылар

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Казанда «Ел укытучысы — 2024» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы старт алды.

Урыссуның 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең ике педагогы әлеге конкурста катнашты. «Предмет укытучысы» номинациясендә математика дәресен Садыйкова Алина Таһировна, «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә Хәмидуллина Алсу Таксиновна тәкъдим итте.

Жюри әгъзалары – шәһәр вузлары, ТР Мәгарифне үстерү институты, Казан педагогика көллияте вәкилләре, һөнәри конкурсларда җиңгән педагоглар.

Укытучыларыбызга уңышлы чыгыш ясауларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International