Волонтер Айзана Әхмәтҗанова гимназистларга «Зур үзгәрешләр көне» проекты турында сөйләде

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

«Зур үзгәрешләр» Бөтенроссия конкурсы – хәзерге Россиядә балалар һәм яшүсмерләр өчен иң массакүләм проект.

2020 елда узган конкурсның беренче сезонында 1 миллион, 2021 елда 2,5 миллион югары сыйныф укучысы катнашты. Онлайн-марафон форматында Бөтенроссия конкурсы беренче тапкыр 2022 елның мартында Зур үзгәрешләр көнендә старт алды.

«Зур үзгәреш» Бөтенроссия конкурсының ярымфинал волонтеры Айзана Әхмәтҗанова Урыссу гимназиясендә сыйныф очрашуында булды.

Айзана үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты: «Зур үзгәрешләр» проекты һәм волонтерлар эше турында сөйләде. Балалар бик кызыксынып тыңладылар. «Зур үзгәреш» проекты аларның игътибарын җәлеп итте, кайбер укучыларда анда катнашу идеясе барлыкка килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International