Гаилә елы кысаларында, Кәрәкәшле авыл китапханәсендә, мәдәният йорты һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә, Шәрәфетдиновлар гаиләсе белән очрашу узды.
Очрашуга Кәрәкәшле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучылары чакырылды.
Гаилә башлыгы Зәйтүн Шәрәфетдинов махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайтты.
Очрашу видеофильм караудан башланды, анда Лилия һәм Зәйтүн Шәрәфетдиновларның олы кызлары Адилә аларның гаилә тормышы турында сөйли.
Чара барышында укучылар сораулар бирделәр, әңгәмә кордылар һәм үзешчән сәнгать эшчәнлегендә катнашучыларның чыгышын карадылар.
Чараны оештыручылар, якыннары өчен авыр уйлардан һәм борчулардан беркадәр вакытка булса да игътибарны читкә юнәлтергә тырыштылар.