Ютазы районы башлыгы урынбасары Закуан Ильясов махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырды.
Район башлыгы исеменнән аның урынбасары Закуан Ильясов Ватаныбызның чын патриотларын тәрбияләгәннәре өчен Роза Амурская һәм Вера Недопекинага рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Ул махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең әниләренә рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Хатын-кызларга иң изге теләкләрен җиткереп, кирәк булганда район җитәкчелегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алуларын билгеләп үтте.