Үзәк район хастаханәсе педиатры Кристина Вәлиуллина 3 нче санлы мәктәпнең 5-9 нчы сыйныф укучылары белән очрашты.
Очрашуның темасы – «Кызлар арасында». Кристина Эдуардовна шәхси гигиена кирәклеге, кешенең гендер аермалары, милләтнең сафлыгы һәм сәламәтлеге, иртә йөклелек проблемалары, җенси кагылгысызлык турында сөйләде. Педиатр шулай ук кызларга уку өчен кызыклы китаплар тәкъдим итте.
Кызлар билгеләп үткәнчә, әңгәмәдә бик мөһим сораулар күтәрелде һәм кайбер темалар буенча алар әти-әниләре, якыннары һәм укучылары белән фикер алыша алмаслар иде.