Урыссуның 2нче санлы мәктәбе активистлары наркотикларга каршы акциядә катнаштылар

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

2024 елның 18 мартыннан 29 мартына кадәр «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» Гомумроссия наркотикларга каршы акциясе уза.

Урыссу 2нче мәктәбе активистлары наркотикларга каршы листовкаларны үтеп баручыларга тараттылар һәм аларны бистәбезнең белдерү такталарына ябыштырдылар.

Акциянең төп бурычлары:

- наркомания проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү;

- психоактив матдәләр куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International