Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты – 21 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелә.
Бу көнне безнең әби-бабаларыбыз яз килүенә шатланганнар, бер-берсенә бәхет, ныклы сәламәтлек, мул уңыш теләгәннәр, җырлаганнар, биегәннәр, тәм-томнар белән сыйланганнар. Бүгенге көнгә кадәр халык йолалары һәм бәйрәмнәре сакланып калган.
Урыссуның 2нче санлы балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме үтте.
Нәүрүз-яз һәм Кыш бабай балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә кунакка килделәр. Балалар алар белән бергә яз турында җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннарында катнаштылар.
Бәйрәм ахырында балаларны тәмле ботка белән сыйладылар.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/urussinskie-detsadovcy-vstretili-navruz