Иске Урыссу укучылары полиция лейтенанты белән очраштылар

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Иске Урыссу мәктәбендә полициянең өлкән лейтенанты Рамил Әхмәтшин белән очрашу узды.

Яшьләр арасында җинаятьчелекне, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган башка хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау максатыннан, 2024 елның 21 мартында Иске Урыссу авылы укучылары полиция лейтенанты Р.Ш. Әхмәтшин белән очрашуы оештырылды.

Әңгәмәдә җинаятьләр һәм хокук бозулар өчен балигъ булмаганнарның административ һәм җинаять җаваплылыгы турындагы сораулар яктыртылды. Әңгәмә барышында балаларга «хокук бозу» һәм «җинаять» төшенчәләре, аларның төрләре аңлатылды, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә профилактик исәпкә кую өчен нигезләр каралды.

Рамил Әхмәтшин наркотиклар куллану, моның өчен нинди җаваплылык каралган дигән темага тукталды.

Моннан тыш, тәмәке куллануның зыяны турында да сүз барды. Өлкән лейтенант урамда, җәмәгать урыннарында, массакүләм ял итү урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/starourussinskie-skolniki-vstretilis-s-leitenantom-policii

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International