21 март – Бөтендөнья шигърият көне, 1999 елда Парижда узган ЮНЕСКО Генераль ассамблеясының 30 нчы сессиясендә оештырылган. Шигърият, мөгаен, кешелекнең гениаль казанышларының берседер. Чыннан да, шигырь уку яки тыңлау һәркемгә дә көндәлек мәшәкатьләрне онытып торып, ял итәргә, рухи байлык тупларга ярдәм итә ала.
Бу көнне Үзәк балалар китапханәсендә башлангыч мәктәбенең 4 Б сыйныфы укучылары өчен «Рифма илендә» дәресе үткәрелде. Чарада катнашучылар Александр Пушкин, Агния Барто, Самуил Маршак, Борис Заходер, Корней Чуковский шигырьләре белән таныштылар. Балалар шигъриятнең сихри дөньясына чумдылар.