Бөтендөнья Шигърият көнендә Үзәк балалар китапханәсендә «Рифма илендә» шигъри сәгате уздырылды.
Чарага Урыссу башлангыч мәктәбенең 4 Б сыйныфы укучылары чакырылган иде. Чарада катнашучыларның барысы да Александр Пушкин, Агния Барто, Самуил Маршак, Борис Заходер, Корней Чуковский шигырьләрен бик теләп укыды.
Бу бәйрәм көнендә чара кунаклары шигъриятнең сихри дөньясына чумдылар.
21 март – Бөтендөнья шигърият көне, 1999 елда Парижда узган ЮНЕСКО Генераль ассамблеясының 30 нчы сессиясендә оештырылды. Шигърият, мөгаен, кешелекнең гениаль казанышларының берседер.
Чыннан да, шигырь уку яки тыңлау һәркемгә дә көндәлек мәшәкатьләрне онытып торып, ял итәргә, рухи байлык тупларга ярдәм итә ала.