Активист балалар «Атлант» клубы базасында игелекле миссия үтиләр.
«Добрый Ютазинский» отряды волонтерлары һәм «Форпост» үзәге активистлары, тукыма кисәкләрен тиз һәм төгәл итеп челтәргә үреп, нашлемникларны ясау принцибын бик яхшы үзләштерделәр.
Нашлемник үрү – вакыт һәм көч таләп итүче кул хезмәте.
Район ветераннар Советы хатын-кызлары балаларга нашлемниклар әзерләү өчен кирәкле амуниция биргәннәр.
Махсус хәрби операциядә булган ир-егетләребезгә ярдәм итәргә теләгән һәркем безнең дус командага кушыла ала.