Кәрәкәшледә Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр

2024 елның 22 марты, җомга

21 мартта Кәрәкәшле мәктәбе укучылары «Нәүрүз дусларын җыя» бәйрәмендә катнаштылар һәм ярминкә үткәрделәр.

 

Кәрәкәшле мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, язгы көн белән төн тигезлеген, табигатьнең уянуын, тормыш бәйрәмен, мул уңышка өметне чагылдырган Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр.

 

Бәйрәмгә мәктәп укучылары һәм авыл халкы җыелды. Аларны бәйрәм тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар.

 

Бәйрәм чарасына Нәүрүз-яз да килде. Ул балалар өчен кызыклы уеннар һәм табышмаклар әзерләгән иде.

 

Балалар үзләре дә буш кул белән килмәделәр. Алар төрле тәм-томнар һәм сөт продукциясеннән ярминкә әзерләделәр.

 

Чара азагында катнашучылар коймак һәм тәмле кайнар ботка белән сыйландылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International