Экстремизм һәм терроризмны профилактикалау буенча мәгълүмати әңгәмә

2024 елның 22 марты, җомга

«Форпост» үзәге һәм «Атлант» клубы хезмәткәрләре экстремизм һәм терроризмны профилактикалау буенча мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр.

 

МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНА ЭКСТРЕМИЗМГА ҺӘМ ТЕРРОРИЗМГА КАРШЫ ТОРУ ЧАРАЛАРЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘДЕЛӘР.

 

Әңгәмәдә Әбсәләм мәктәбе укучылары катнашты.

 

Күтәрелгән сораулар:

 

- террор оешмалары ничек барлыкка килә һәм ни өчен кешеләр террорчыларга әйләнәләр;

- терроризм һәм экстремизм нәрсә ул. Аңа ничек каршы торырга?;

- соңгы ун елда Россия Федерациясе территориясендә булган иң зур терактлар турында.

Шулай ук укучыларның игътибарын террорчылык актларын профилактикалау максатыннан уяулык күрсәтү кирәклегенә юнәлттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International