«Мөстәкыйль балалар» наркотикларга каршы проектында катнашучылар: «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» акциясен үткәрделәр!
Акциянең максаты – җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә катнашуга җәлеп итү, тиешле мәгълүматны җыю һәм тикшерү, шулай ук наркоманнарны дәвалау һәм реабилитацияләү буенча квалификацияле ярдәм һәм консультацияләр бирү.
Проект кысаларында «Мөстәкыйль балалар» хәрәкәтендә катнашучылар наркотиклар сатуга каршы көрәшкә чакыру белән листовкалар ябыштырдылар.