Яшь хәрәкәт инспекторлары отряды каразиреклеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерде

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

Язгы каникуллар алдыннан Каразирек мәктәбенең яшь хәрәкәт инспекторлары отряды әгъзалары укучылар һәм машина йөртүчеләр арасында акция үткәрделәр.

 

Акция вакытында отряд әгъзалары юл хәрәкәтендә катнашучыларга «Водитель! Җәяүлене үткәр!» тематик листовкалар тараттылар.

 

Җәяүлеләрне дә читләтеп үтмәделәр, чөнки аларның тормышлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә бәйле.

 

Мондый акцияләр балалар һәм өлкәннәрнең игътибарын юлда дөрес тәртипкә һәм юл хәрәкәтенең барлык кагыйдәләрен үтәүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International