Башлангыч мәктәптә «Минем гаиләм — минем шатлыгым!» дигән чара узды

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

4 а сыйныф укучылары туганнары өчен Гаилә елы кысаларында программа әзерләделәр.

 

 Гаилә ул мәхәббәт, тугрылык, бер-береңә карата хөрмәт. Балаларда гаилә турында күзаллау формалаштыру, якын кешеләр турында кайгырту теләге һәм өлкән буынга хөрмәт тәрбияләү максатыннан Урыссуның 1 нче санлы мәктәбенең 4 нче сыйныфында «Минем гаиләм — минем шатлыгым!» дип исемләнгән чара үткәрелде.

 

Укучылар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, гаиләнең әһәмияте турында фикер алыштылар, шаярту күренешләрен күрсәттеләр. Чарага чакырылган кунаклар һәм ата-аналар канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International