Үзәк китапханәдә Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова кунаклар өчен Нәүрүз бәйрәменә багышланган танып белү сәгате үткәрде.

 

Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты   – 21 март –   Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелә.

 

«Яңарыш» клубы әгъзалары өчен Үзәк китапханәдә «Нәүрүзнең якты бәйрәме» дип исемләнгән традицияләр сәгате узды. Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова бәйрәмнең тарихы, төрле халыкларда Нәүрүз бәйрәменең гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштырды. Язгы бәйрәм белән танышканда, кунаклар аның белән бәйле кайбер билгеләрне белделәр, шулай ук бу бәйрәмгә генә әзерләнә торган милли ризыклар белән таныштылар. Чарада һава торышы турында халык билгеләре турында фикер алыштылар, уеннар, конкурслар, викториналар оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International