Ютазы чаңгычылары сезонны лаеклы тәмамлыйлар

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

21-23 мартта Бөгелмәдә спорт мәктәпләре арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

 

Республиканың 400дән артык чаңгычы-узышчысы рейтинг ярышларында старт алды.

 

Җиңү сериясен Ютазы чаңгычылары, Олимп урта мәктәбе тәрбияләнүчеләре дәвам итә.

 

2010-2011 елларда яшүсмерләр арасында Искәндәр Латыйпов 3 км дистанциядә классик стильдә чираттагы алтын медаль яулады.

 

Чемпионыбызның тренерлары - Таһир Гыйздетдинов һәм Илмир Латыйпов ТР Беренчелеге җиңүчесен әзерләгәннәре өчен чаңгы узышлары федерациясе президенты И.Ш. Фәрдиевның Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

 

14 яшькә кадәрге иң яхшы чаңгычы-узышчылар республика рейтингында Искәндәр Латыйпов 1 урынны, Ютазы районы командасы 2 урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International